Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан, 5-8 класс укучылары белән "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре!" дигән тема буенча уен -викторина үткәрелде ."Тукайчылар" һәм "Без Тукай оныклары" командалары үзара көч сынаштылар Уен барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр , үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Җиңүче " Без Тукай оныклары" командасы. Шунысы шатлыклы, мәктәп укучылары Тукай иҗатын белә һәм ярата .