Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Тукай, Синең моңны тыңлый Туган халкым әле бүген дә

Менә йөз  утыз  ел инде сөекле шагыйребезнең  әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, хәтта яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле,  гадел, кыю булырга өнди.

       26 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары  һәм балалар бакчасы белән  берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан  әдәби кичә үткәрелде. Габдулла Тукайның тормышына багышлап эшләнгән презентация карадык. Тукайның әсәрләре сәхнәләштерелде,   укучылар шигырьләрен сәнгатьле башкардылар. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.