Штырская сельская библиотека - филиал № 52

акция "Обелиск"һәм Георгиев тасмасы

23 апрель көнне Штерә башлангыч мәктәбе укучылары  белән берлектә  “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында  “ Обелиск”акциясе һәм   “Георгий тасмасы” көне уздырды.

Бу көн яхшы эшләргә бай булды. Укучылар , укытучы, китапханәче  белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелиск тирәсен  чистарттылар.

Башлангыч сыйныф укытучысы Сөнгатова Г.А. “Георгий  тасма"сы тарихы турында мәгьлүмат җиткерелде,  аны  кешеләр үз теләкләре белән Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларны хөрмәт итеп  такканнары турында  сөйләде.  Бу “Җиңү билге”ләре яшь буынга, өлкәннәргә якташларыбызның батырлыкларын онытмаска, хәзерге буын якты, тыныч күк йөзе астында яшәүнең кадерен белеп, тырыш хезмәт итеп яшәргә кирәклеген искә төшереп торсын.