Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Сөмбеләдә кунакта

29 сентябрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “ Сөмбеләдә кунакта”  бәйрәме үткәрелде. Сөмбелә - көзге байлыкка, муллыкка багышланган бәйрәм. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Сөмбелә бәйрәмендә элек – электән уен – көлке, җыр – бию тынмаган; мәкаль – әйтем,табышмаклар әйтешкәннәр. Безнең бәйрәм кичәсе дә төрле конкурслардан торды:“Мине таны”, “ Шишкобол”, “ Кем өлгер”, “Көзге кызыклы сораулар”. Бәйрәм бик күнелле үтте.Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды