Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Җиңү язын бүләк иткәннәргә, Чын күңелдән баш иябез

Бөек Җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. 

  Җиңү бәйрәме тантаналы төстә үтте.Бәйрәмгә хөрмәткә лаек тыл ветераннары чакырылган иде. Алар үзләренең сугыш елларындагы хатирәләрен искә алып, бәйрәмдә катнашучыларга тыныч һәм якты киләчәк теләделәр.