Иман- күңел байлыгы
Габделкәрим мәчетендә авылның ак яулыклы мөхтәрәм апалары, әбиләре җыелды. Китапханәче һәм авылның абыстае Идиятова Нурия катнашында түгәрәк өстәл артында “ Иман- күңел байлыгы” темасы- на әңгәмә үткәрелде. Абыстай ислам диненең тарихы, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Халыклар һәм диннәр арасындагы дуслыкның әһәмиятен аңлатты. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, вәгазь уку, мөнәҗәт әйтү белән бергә үрелеп барылды.