Язлар белән җиргә, Нәүрүз килә
Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар