Җырым калды сүтелеп юлымда
15 февраль - Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан, китапханәдә " Исемең калсын, үзең үлсәң дә..."- китап күргәзмәсе оештырылды, аның буенча күзәтү ясалынды. 4 класс укучылары белән Муса Җәлилнең тормыш юлы , иҗаты буенча библио- квест үткәрелде. " Кыю кызлар" һәм " Алтынчәч" командалары үзара көч сынаштылар.