Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Без һаман да яшь әле

1 октябрь - ул өлкәннәр көне. Шушы уңайдан, «Без һаман да яшь әле”дип исемләнгән  кичә үткәрдек. Кичәгә өлкән яшьтәге апалар, әбиләрне чакырдык. Бәйрәмгә килүчеләр  җыр-моңга, биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Яшь вакытларны истә төшереп төрле күңелле уеннар уйнадык. Бәйрәм кичәсе табын артында дәвам ителде.