Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Батыр да син, кыюда син, остаз да син-хатын-кыз

Изге рамазан ае якынлашып килгән көннәрдә " Татарстан республикасында хатын - кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле проект кысаларында " Батыр да син, кыю да син, остаз да син - хатын - кыз" исемендә кичә үткәрелде. Кичәбез татар мөселман дөньясының мөхтәрәм абыстае, остазбикәсе, үрнәк татар ханымы, ихлас күңелле шагыйрә, галимә - Рәшидә абыстай Исхакыйга багышланды. Рәшидә абыстай татар халкының милли төсен, сыйфатын, телен саклап калу юлында армый- талмый хезмәт итә. Аның тормыш юлы сикәлтәле дә, гыйбрәтле дә. Аңа күп каршылыклар аша үтәргә туры килсә дә, ул беркайчан сынмый һәм сыгылмый. Кичә барышында авылыбыз абыстае Нурия апай тирән эчтәлекле, мәгънәле вәгазь сөйләде, мөнәҗәтләр дә укылды.