Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Синең батырлык мәңгелек, Сталинград!

2 февральдә Совет халкының Сталинград сугышында җиңүенә 80 ел тула. Китапханәдә укучылар игътибарына “Синең  батырлык мәңгелек, Сталинград!” темасына  китап күргәзмәсе  булдырылды.  Күргәзмәдә 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзелгән Сталинград  сугыш турында сөйләүче китаплар  тәкъдим ителде. Шулай ук, китап укучылар белән “Сталинградның бөек батырлыгы” темасына  батырлык сәгате уздырылды. Китап укучылар  совет солдатларының һәм шәфкать туташларының батырлыклары турында белделәр, шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгын тагын бер кат искә төшерергә һәм аларны беркайчан онытмаска кирәклеген  истә тотачак.