Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Бәхетле балачак

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шул уңайдан,  мәктәпнең спорт мәйданчыгында балалар өчен “Бәхетле балачак” дип исемләнгән чара үткәрелде.Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе- Сабантуенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү,  капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чайдаклар ярышы , күз бәйләп әйбер кисү балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.