Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Без- коррупциягә каршы

9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу датага «Китап битләрендә коррупциягә каршы көрәш» дигән китап күргәзмәсе булдырылды. Анда  рус классикларының әлеге теманы ачучы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Коррупция темасы һәрвакыт актуаль булды һәм ул күп әдәби әсәрләрдә чагылыш таба. Бу И. А. Крылов кебек танылган язучыларның әсәрләре («Лиса и Сурок.».) Грибоедов А. С. ("Горе от ума»), Гоголь Н. В. («Ревизор»,  « Мертвые души».) һәм башкалар. Коррупциягә каршы көрәш-һәрберебезнең эше.Әңгәмә барышында  коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнелде.Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалынды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды.