Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Дөньяда син әнием, изгенең изгесе

Әниләр көне уңаеннан, “Дөньяда син, әнием, изгенең изгесе” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә башлангыч класс укучыларының әниләре, китапханәнең актив укучылары чакырылды. Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланып китте.  Укучылар үзләренең матур җырлары, биюләре белән әниләренә бәйрәм сәламе юлладылар.   Бәйрәмнең икенче өлеше әниләр арасындаа көч сынашу белән дәвам итте.  Шаян сорауларга  тапкыр җавап бирделәр. Әниләргә багышланган мәкальләрне дөрес итеп дәвам иттеләр. Җырлардан өзекләрне белеп бергәләп башкардылар. Бәйрәм  күңелле үтте.