Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Энҗе чәчтем- энҗе җыям

Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан, «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены үткәрелде. Сораулар татар халкының милли киеменә, көнкүрешенә , мәдәниятенә багышланган иде. Уенчылар уенда бик актив катнаштылар. Музыкаль  пауза барышында үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.  Уен бик күңелле Һәм  җанлы үтте. Уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр  тапшырылды.