Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Авыл җыены

10 июльдә,  күркәм гадәткә әверелгән «Авыл җыены» бәйрәме гөрләп узды! Бәйрәмгә туган якларын, авылддашларын сагынып кайтучылар бик күп булды. Авыл җыенында төрледән-төрле ярышлар бик үзенчәлекле оештырылган иде. Яшел чирәм буйлап чаңгы шуу, ласты киеп чабу, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек ярышлар авыл бәйрәменә килгән һәркемнең күңелендә якты хәтирә булып калыр.
Бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә катнашкан һәм  ярдәм иткән барлык авылдашларга зур рәхмәт!