Сабантуйлар гөрли авылларда
Ашабаш авылында халкыбызның милли бәйрәме- Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнаштык. Халкыбызның милли уеннары: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, чаңгы ярышлары, авыш колгага менү һәм башка бик күп кенә уен- бәйгеләрдә авыл халкы, килгән кунаклар актив катнашты.