Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Күңелләргә мәңге уелган

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның якты  истәлегенә багышлап  "Күңелләргә мәңге уелган"дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә  Бөек Ватан сугышы турында җырлар һәм шигырьләр укылды.  Сугышта һәлак булган авылдашларыбызны   бер минут тынлык белән искә алып,  һәйкәлгә венок салынды.