Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Кайтыгыз, кошлар

Кошлар көне уңаеннан китапханәдә “Кайтыгыз, кошлар”  дип исемләнгән викторина үткәрелде. Кошлар турында  китап күргәзмәсе оештырылды, анда яшь укучылар китапханә фондыннан иң кызыклы әдәбият  белән таныштылар. Балалар кошлар турындагы табышмакларга, сорауларга дөрес  җавап бирделәр, елан- кроссворд  чиштеләр. Викторина нәтиҗәләре буенча  чарада иң актив катнашучылар бүләкләнде.