Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Галәмгә сәяхәт

12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Шушы уңайдан китапханәдә “ Галәмгә сәяхәт “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.