Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Нәүрүз мөбәрәк булсын

Озак салкын кыштан соң ,без барыбыз да җылылык һәм кояш көтәбез. 21 март көнне бик борынгы Нәүрүзне бәйрәм итәбез. 21 март көнне “Нәүрүз мөбәрәк булсын” исемле бәйрәм  кичәсе үткәрелде. Әлеге чараның максаты - борынгы бәйрәмне саклап калу һәм торгызу иде. Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланып китте.Бәйрәмгә  барышында Кыш бабай килеп керде.Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Ә инде бу ярышларда җиңелгән Кыш бабай тагын бер шарт куйды. Дәртле татар халык биюен кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче була. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды.Ә без балалар белән халкыбызның милли уеннарын:  "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш”  уйнадык. Бәйрәм азагында   Нәүрүз коймагы белән сыйландык.