Канатлы дусларыбыз
9 апрель көнне “ Канатлы дусларыбыз” дигән тематика астында кичә- сәяхәт үткәрелде. Кичә барышында укучылар кошлар турында бик күп мәгълүмат алдылар. Кошлар турындагы табышмакларга, сорауларга балалар бик теләп һәм дөрес жавап бирделәр. Кошларга багышлап эшләнгән ребусларны, елан- кроссвордларны , тавыштан тануларны укучылар бик теләп чиштеләр. Кичә ахырында катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды. Кошлар- безнең дусларыбыз! Аларны рәнҗетмик, җимлекләр, оялар куйыйк, табигатебезне саклыйк!