Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Күңелле туган тел

21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, башлангыч мәктәп укучылары белән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә  барышында китапханәче балаларны Халыкара туган тел көне белән таныштырды. Укучылар туган телебезгә багышлаган  шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.Аннары укучылар  белән КВН үткәрелде :“Мәкальне дәвам ит”, “Парын тап”, “Бер сүз белән әйт”, “Адашкан хәрефләр” дип исемләнгән конкурслар үткәрелде. Укучылар бәйгедә бик теләп катнаштылар. Үзләренең туган телләрен яхшы белүләрен тагын бер кат исбатладылар. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Китапханәдә “ Дөньяда иң- иң матур тел- ул минем туган телем” исемле китап күргәзмәсе булдырылды, аңа күзәтү ясалынылды.