Кабатланмас батырлык үрнәге
Муса Җәлил туган көне уңаеннан китапханәдә “ Үлсә дә герой үлми- Батырлыгы гасырларда кала” исемле китап күргәзмәсе булдырылды һәм күзәтү ясалынылды. Башлангыч класс укучылары белән “ Кабатланмас батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Герой- шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән укучылар таныштылар. Аның шигырьләрен укыдылар.