Утлы боҗра эчендә 900 көн һәм төн
1944 нче елның 27 январендә Ленинград блокадасы өзелә. Китапханәдә укучылар белән “ Утлы боҗра эчендә 900 көн һәм төн” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Батырлык сәгатенең максаты: 900 көнлек Лениград блокадасы турында сөйләшү, батырларны искә алу, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Презентация аша укучылар Ладога күле бозындагы “Тормыш юлы”, блокада икмәге турында белделәр. Шулай ук, китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар.