Искиткеч бәйрәм- Яңа ел бәйрәме
Яңа ел-могҗизалар, тылсым, көтелмәгән сюрпризлар һәм көтелгән бүләкләр вакыты. Бәйрәмне һәркем үзенчә көтеп ала. Башлангыч мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә “ Искиткеч бәйрәм – Яңа ел бәйрәме “ исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә кунак булып Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Укучылар үзләренең һөнәрләрен Кыш бабайга күрсәттеләр. Аннары балалар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Яңа ел һәрберебезгә бәхет- шатлык, сәламәтлек алып килсен.