Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Эчсәң чәй- җанда чәй

Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Әгәр сезне чәй, чәй табынына чакыралар икән, димәк, сезне аралашырга, дусларча сөйләшергә чакыралар. « Эчсәң чәй- җанда чәй» дип исемләнгән чәй кичәсенә китапханәнең актив укучылары җыелды. Чарада кунаклар чәй тарихы, чәй традицияләре белән таныштылар, чәйнең күп кенә файдалы үзенчәлекләрен белделәр. Төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар, чәй турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да конкурсларда актив катнаштылар.