Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Книги, которые знают всё

22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Башлангыч сыйныф укучылары белән " Барысын да белә торган китаплар"дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрелде. Бу чарада укучылар беренче сүзлекләрнең кайчан һәм кайда барлыкка килүен, нинди булуын һәм нинди очракларда без аларга мөрәҗәгать итүебезне белделәр. Балалар орфографик, аңлатмалы һәм башка сүзлекләр белән эшләделәр, аларда күрсәтелгән сүзләрне мөстәкыйль табарга өйрәнделәр.Барлык катнашучылар да сүзлекләр ярдәмчеләр генә түгел, дуслар да дигән нәтиҗәгә килделәр.  Алардан файдаланырга өйрәнгән саен, белемнәре дә төгәлрәк булачак.