Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Коррупциягә: Юк! дип әйтик

7 декабрь көнне “ Коррупция: Юк!дип әйтик” темасына әңгәмә – диспут үткәрелде. Коррупциягә каршы көрәшү максатыннан китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләде. Аннары фикер алышулар булып үтте.Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды.