Тукай- туган тел җырчысы
26 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы белән берлектә Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме үткәрелде. Габдулла Тукайның тормышына багышлап эшләнгән презентация карадык. Тукайның әсәрләре сәхнәләштерелде, укучылар шигырьләрен сәнгатьле башкардылар. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.