Ягез,әле әбиләр!
8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә “ Ягез,әле әбиләр” бәйгесе үткәрелде. Бәйге барышында дәү әниләр, әбиләр ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Алар үзләренең тапкыр, зирәк, оста телле, уңган булганлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе бәйрәм табыны артында тәмамланды.