Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Бөек батырлык эзеннән

900 көн барган Ленинград блокадасы 1944 нче елның 27 нче январендә камалыштан чыга. Шул уңайдан, китапханәдә "Бөек батырлык эзеннән" дип аталган китап күргәзмәсе эшләнелеп аңа  кыскача күзәтү ясалынды.
Лениград өчен барган сугышта авылдашыбыз Шаһияздан Шәкуровта катнаша. 1943 нче елның октябрендә командованиенең махсус заданиесен үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул Ленинградта  Охтенский зиратындагы туганнар каберлегенә җирләнә.Куелган һәйкәлдә аның да фамилиясе бар. Батырлар беркайчан да онытылмасын!!!