Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Бер күрешү- бер гомер

  Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булган өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга  илаһи бер җылылык өсти. Беренчедән , сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән кешелекнең асыл затлары өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта. Мәктәп, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре  оештырган “ Бер күреш - бер гомер”  –дип исемләнгән бу чара да матур хатирәләрне, күңелле мизгелләрне үз эченә алган бәйрәм буларак истә калды. Кичәгә килгән өлкәннәргә  авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Рафис кызы Загидуллина котлауларын җиткерде. Мәктәп укучылары үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Өлкәннәр

 белән Башваткыч уены үткәрелде. Ак яулыклы әбиләр уенда бик теләп катнаштылар.  Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бер-берсе белән күрешеп, очрашып күңелле  ял иттеләр.