Җиңүгә илткән юллар
Россия Президенты указы нигезендә 2020 нче ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Хәтер һәм Дан елы" дип игълан ителде. Китапханәдә « Җиңүгә илткән юллар » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм әдәбият килгән саен тулыландырылачак.