Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Яшел чыршы кунак җыя

Яңа ел-балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә иң көтеп алынган бәйрәме. 30 декабрь көнне дә Яңа ел Бал - маскарады күңелле һәм шау-гөр килеп үтте. Өлкәннәр һәм балалар Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар. Кыш бабайга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр,шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр.  Кыш бабай һәр катнашучыга үзенең тәм- томнарын өләште. Яңа ел барыбызга да уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек алып килсен!!!