Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Дөньяда иң-иң матур тел, ул - минем туган телем. Шигырь кичәсе.

Шагыйрә Энҗе Мөэминованың тууына 95 ел тулу уңаеннан 17 май көнне  китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән шигырь кичәсе үткәрелде. Ул ике дистәдән артык шигырь китаплары, очерк, җырлар, сценарийлар авторы, балалар язучысы, шагыйрә, укытучы. Укучылар шагыйрәнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәдә булган “Безгә килегез”, “Дуслар җыелгач”, “Бәйрәмнәр” исемле китапларыннан  шигырләрен  укыдылар, табышмакларына җаваплар таптылар.