Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Онытылмый ул көннәр. Әдәби-музыкаль кичә

7 май көнне Шекә мәктәбенә авылыбызның  тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Аларны котлап, китапханә, клуб, мәктәп белән берлектә “Онытылмый ул көннәр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде, театр түгәрәгенә йөрүче балаларның театрлары куелды. Кичә барышында сүз хөрмәтле ветераннарыбызга бирелде. Алар үзләренең үзәкләренә үткән сугыш алган балачаклары турында тетрәнеп сөйләделәр. “Сугышлар башка беркайчан да булмасын, тыныч тормышларда гына яшәргә язсын иде”,- дигән теләкләрен җиткерделәр.