Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балаларга сугыш турында укыйбыз. Акция

6 май көнне китапханәдә Самара өлкәсе оештырган X Халыкара акциясе кысаларында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле чара узды. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларга язучы Гомәр Госманның “Гармун телләре унике” повестеннан өзек укылды. Бу әсәрдә Бөек Ватан сугышының Сталинград чолганышында калган ятимнәр йортында тәрбияләнгән балаларның ачы язмышы сурәтләнә. Унөч-ундүрт яшьлек үсмерләр зурлар белән бер сафта дошманга каршы кулларына корал тотып көрәшәләр, танк астына ташланып үләләр, каты яраланалар. Укучыларга Муса Җәлилнең “Вәхшәт”, “Бүреләр” шигырьләре укытылды. Әсәрләр укылып беткәннән соң, укыганнар буенча фикер алышулар булды.