Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Галәм пионеры.Белешмә сәгате.

“Без дөньяда ялгызмы ?” “Күктә ни булмас дисең, очсыз –кырыйсыз күк бит ул ”,-дигән бөек Тукаебыз. Борынгы заманнардан ук кешеләр күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып легендалар чыгарганнар. Быелның  апрель аенда Космик эра башлануга 58 ел тулды. 58 ел элек, 1961 нче елның 12 нче апрелендә галәмгә беренче кеше күтәрелә, ул Ю.А. Гагарин була. Ул елларда искитмәле булган “кеше галәмдә” дигән хәбәр бөтен дөнья буенча тиз тарала. Шул  турыда таныштыру, мәгълумәт бирү өчен китапханәгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чакырылды. Максат : галәмгә  очкан  беренче  очучы-космонавт Юрий  Гагаринның  хезмәт  батырлыгы  белән  танышу , аның  тормышы  һәм  илебезгә  галәм өлкәсендә  күрсәткән  уңышлары  мисалында  укучыларда  әхлакый  сыйфатлар  формалаштыру. Дөньяда беренче мәртәбә  бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен  беренче булып   очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде.Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Балалар белән космос профессиясе белән таныштык, космос турында хикәяләр , шигырьләр укыдык, рәсемнәр карадык, Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштык.