Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Китаплар хәзинәсе утравы. Китапханәгә сәяхәт.

Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. 2 апрель – балалар китабы көне уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге китап укучылар китапханәгә сәяхәткә килделәр. Максат: балаларда  китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү, яңа мәгълүматлар бирү. Балалар китапханә, андагы китаплар белән таныштылар. Ничек китап сайларга, аларны ничек тотарга, кирәк булганда ничек дәваларга икәнен өйрәнделәр. Китаплар авырмасын өчен нинди киңәшләр бар икән тыңладылар.Хәзер китапаханәләрдә бик матур рәсемле, балаларны кызыктыра торган китаплар бик күп. Балалар сайлап, үзләренә ошаган китапларны өйләренә дә алдылар.