Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Хуш киләсең Нәүрүз, түрдән уз! Бәйрәм кичәсе

23 мартта  Нәүрүз бәйрәмен дәвам итеп,  Кыш бабайны озатып, язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме үтте. Максаты: балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету, фольклор запасларын арттыру, сәләтләрен ачу, үстерү, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, борын-борыннан килгән  милли йолаларыбызны саклап калу.

   Бәйрәмдә халкыбызның борыңгы такмаклары яңгырады, төрле уеннар уйнатылды. “Карга боткасы” пешереп ашап, тәм-томнар белән чәй эчелде. Бәйрәм тамашасы күңелле, мавыктыргыч булды