Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Нәүрүз Мөбәрәк булсын!

Элгәре заманнарда безнең әби-бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 марта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар вә кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар,ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргәннәр. Бездә бу йола әле дә дәвам итә. 22 март көнне Нәүрүзбикә белән авылда өйләргә  кереп, балалар Нәүрүзгә багышланган такмаклар әйтеп, бәйрәм белән котлап йөрдек. Хуҗалар күп итеп күчтәнәчләр бирделәр: кәнфит-прәннекләр, йомыркалар, ярмалар. Шул ярмалардан иртәгә урамда ботка бешереп ашап, төрле уеннар булачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!