Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Ялкынлылар белән ялкынланып яшик! Очрашу кичәсе.

20 март – Ялкын журналының туган көне – 95 яшь тулды.Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык әдәби-нәфис журналы “Кечкенә иптәшләр” исеме белән моннан 95 ел элек, 1924 елдан бирле чыга. 1984 елда Почёт билгесе ордены белән бүләкләнгән. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты. 2007, 2008 елларда “Матбугатның алтын фонды” билгесенә лаек булды. Туган көне уңаеннан, Шушмабаш урта мәктәбендә  мәктәп  укучылары белән “Ялкын” журналының  җаваплы сәркатибе  Айгөл  Абдрахманова, бүлек мөхәррире  Зилә  Сабитова  катнашында бик матур, кызыклы очрашу кичәсе булды. Алар очрашу кичәсен  кызыклы  викторина, интеллектуаль  уеннар  белән алып бардылар. Укучылар үзләрен  журналист  итеп  тә сынап карадылар, “Пресс конференция”дә дә катнаштылар. Укучыларның  әзерләгән чыгышлары да журналистларга бик ошады. “Ялкын журналы – иҗат, яшьлек…“ исемле күргәзмә куелып, укучылар игътибарына  тәкъдим ителде. Укучыларның барысына да бүләккә “ялкын” лылар алып килгән култамгалы  ялкын журналы эләкте. Барлыгы 160  укучы  катнашты.