Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Алиһәдер син, ак калфаклы хатын-кыз. Бәйрәм кичәсе.

8 март  халыкара хатын - кызлар көненә багышлап китапханәдә “Ак калфак” клубы әгъзаләре белән “Алиһәдер син, ак калфаклы хатын-кыз” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. “Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда” исемле  күргәзмәдәге  татар хатын-кыз шагыйрәләренең, язучыларының мәхәббәт, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар “Ак калфаклылар”.  Кичәбез шаян бәйгеләр, күңелле уеннар белән чәй өстәле артында дәвам итте. Аннан бәйрәм табынына әзерләп алып килгән гөбәдия, кош теле, чәк-чәк, заманча ашлар әзерләү серләре, аш-су рецептлары белән уртаклаштылар. Бик күңелле очрашу, аралашу булды ул.