Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Иң яхшыларын укырга вакыт. Әдәби акция

Республика балалар китапханәсе тарафыннан "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреатларын укыйбыз" исемле акция игълан ителггәч,безнең китапханә дә бу акциягә кушылып, А.Алиш премиясенә лаек булган язучыларыбызның китапларын туплаган китап күргәзмәсе ясап куелды. 2019 елның 6 мартында, Бөтендөнья  кычкырып уку көнендә мәктәпкәчә яшьтәге китап укучылар китапханәгә чакырылды. Иң элек балалар күргәзмәдәге китапларның рәсемнәрен кызыксынып карап чыктылар. Китаплар  бик матур,төрле төстәге рәсемнәр белән бизәлгән, балаларны үзләренә тартып торалар. Кичә  барышында балалар  Алиш исемендәге премиягә лаек булган балалар язучылары белән таныштылар. Язучыларның китапларын балаларга кычкырып укыдык. А.Алишның “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”исемле әкиятләрен; В.Нуриевның “Бүре кадәр бүрек”исемле китабыннан юмористик хикәяләрен; Л.Леронның “Әкиятче малай” китабыннан шигырьләрен балалар кызыксыну белән тыңлап утырдылар. Ахырдан укылган әсәрләрнең эчтәлекләрен сөйләп бирделәр. Барлыгы 13 бала катнашты.