Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Батарейканы тапшыр - керпене коткар. Экологик акция.

Китапханәдә  "Батарейканы тапшыр - керпене коткар!" акциясе бара. Бу акциянең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-юньне пычрату проблемасына җәлеп итү һәм экологик культураны үстерү, гаиләләрне китап укуга күбрәк җәлеп итү. Китапханәгә  килгән һәркем дә әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә алачак. Батарейкалар махсус савытка   җыела. Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган – бер батарейка бер керпе яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Батарейкалар, туфракка эләгеп, бу җирне җәнлекләр яши алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Шуңа да аларны махсус утильләштерергә кирәк. Җыелган батарейкалар Арча үзәк китапханәсенә илтеп  тапшырылачак. Акциягә нәтиҗә 5 июньдә – әйләнә тирәне саклау көнендә ясалачак.