Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Туган ил сагында. Интеллектуаль уен.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп укучылары белән интеллектуаль уен үткәрелде.Максаты: балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. Әтиләрне хөрмәт итү. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

Балалар ике командага бүленеп төрле уеннарда ярыштылар. Кыюлыкта, җитезлектә, осталыкта сыналдылар.Әдәби викторина уйнатылды. Сайлап куелган жюри членнары командаларга урыннар билгеләде. Уен бик актив һәм мавыктыргыч булды.