Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Туган теле кирәк кешегә. Информация көне.

Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә  Туган  телне  ярату, туган  илгә  булган мәхәббәт белән  үрелеп  килә. Шуңа  күрә  да  туган  телне  ярату  Ватанга  тугрылыкка , ата – ананы  яратуга , хөрмәт  итүгә  тиң.

Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә информация көне үткәрелде. Максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, патриотик тәрбия бирү.

10.00 сәгатьтә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның зурлар группасы чакырылды.Алар белән “Татар теле-Тукай теле” исемле белешмә сәгате үткәрелде. Балаларга туган телнең мәгънәсе турында сөйләнде; туган телдән дә татлы, назлы, көчле, ләззәтле тел юк икәне аңлатылды; туган тел турында китаплар карадылар, татар исемнәре әйтештеләр, сорауларга җаваплар таптылар.

11.00 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Алар белән “Туган телем-иркә гөлем” дип  исемләнгән  интеллектуаль  уен уздырылды. Кичәдә викторина уйнатылды, табышмакларга җаваплар таптылар, “Тылсымлы сүз”, “Бу кайсы әкияттән”, “Сүзләрне алфавит тәртибендә яз” һ.б. уеннар уйнатылды.

13.00 сәгатьтә киң катлам китап укучылар чакырылды. “Туган телем-татар теле” дип аталган күргәзмә куелып, обзор ясалды.