Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Бар шигыремне илгә багышладым. Шигырь кичәсе.

15 февраль – герой шагыйрь, сугышчы, көрәшче, Бөек Ватан сугышы каһарманы Муса Җәлилнең туган көне. Быел шагыйрьнең тууына 113 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 2-4 сыйныф укучылары белән кичә үткәрелде. Максаты: татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итү; Муса Җәлилнең балаларга багышланган шигырьләре белән таныштыру;  аның әсәрләренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләрне тәрбияләү.

Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, сугышта батырларча һәлак булуы турында сөйләнде. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, яттан  да сөйләделәр. Иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина уйнатылды, шигырьләре буенча табышмаклар әйтелде, кроссвордлар чишелде. ”Җырга әйләнгән исем” исемле күргәзмә төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Кичәдә 16 китап  укучы катнашты. Без Муса Җәлилнең иҗаты һәм батырлыгы алдында баш иябез, аның белән бер милләттән булуыбыз белән горурланабыз!