Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Дөньяны чиста тотыйк - сәламәт булырбыз. Экологик кичә

1 февраль көнне мәктәпкәчә  яшьтәге китап укучы балалар белән экологик кичә үткәрелде. Кичәнең максаты: мәктәпкәчә  яшьтәге балаларының табигатьне ничек саклый алуларын күрсәтү; табигатьнең матурлыгын күрә,бәяли белергә өйрәтү,кешенең табигатькә мөнәсәбәтен ачыклау; табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, туган як табигатен ярату хисләре тәрбияләү. Кичәдә балаларга табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында, табигатьне чиста тотсак кына сәламәт булуыбыз турында сөйләнде. Арча районының кызыл китабы, китапка кергән үсемлекләр, җәнлекләр, кошлар; китапның тышы ни өчен кызыл булуы турында аңлатылды. Балалар белән үзебезне табигатьтә итеп хис итеп, уеннар уйнатылды, табышмаклар әйтелде, кызыксынган сорауларга җаваплар табылды